

Соңгы елларда шәһәр яны тимер юлы транспорты үзенең челтәрен киңәйтте, составларны яңартты. Бүгенге көндә “Орлан”, “Ласточка”, “Финист” экспресслары пассажирларны хезмәтләндерә.
Башкалабызның Дим станциясендә яңа күчеп утыру узелы булдырылды. Дим – Уфа = Чиләбе аралыгында “Көньяк Урал экспрессы” хезмәт күрсәтә башлады. Нәтиҗәдә шәһәр яны поездларыннан 5,5 миллион кеше файдаланган. Якын киләчәктә Уфа = Самара, Уфа = Магнитогорск маршрутларын булдыру өстендә эш алып барыла. Әлеге вакытта хезмәт күрсәткән Уфа = Стәрлетамак, Уфа = Ырынбур юнәлешендә рейсларны арттыру мәсьәләсе тикшерелә.
Уфа халыкара аэропорты да уңышлы эшләвен дәвам итә. 2025 ел эш нәтиҗәләре буенча ул БДБ илләре арасында “Иң тиз яңарыш кичерүче” номинациясендә җиңү яулады. Узган елда аэропорт 4, 9 миллион пассажирны хезмәтләндергән. Уфа илнең иң зур ун һава порты дәрәҗәсенә күтәрелде. Кытай, Вьетнам, Шри – Ланка дәүләтләренә яңа маршрутлар булдырылды. Элек Мәскәү, Екатеринбург шәһәрләре аша очарга мәҗбүр булган пассажирлар зур уңайлыклар алдылар.
Автор: Рәдиф Фәтхи.