

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 27 июнендә Русиядә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Чаралар барлык төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да узачак.
Уфада төп мәйданчык – “Торатау” Конгресс-холлы астындагы Агыйдел елгасы яр буенда. Чаралар Уфа вакыты буенча 15:00дә башлана. Керү ирекле.
Кунаклар өчен
- интерактив активлык,
- уен киңлекләре,
- автотавыш буенча чемпионат,
- тиз күрешү зонасы,
яшьләр маркеты,
- махсус хәрби операция трофейлары күргәзмәсе,
- төрле темаларга фәнни стендап оештырлачак.
Бәйрәмне дискотека тәмамлаячак. Сәхнәдә Кравц, Марат Яруллин, Фогель һәм Бэби Ти чыгыш ясаячак.
Республиканың башка муниципалитетларындагы чаралар афишасын хакимиятләрнең социаль челтәрләрендә карарга мөмкин.
Синоптиклар яңгыр фаразлый, шуңа да үзегез белән кулчатырлар алыгыз.
12+