

Кешелек дөньясын сусыз күз алдына китереп булмый. Шуңа да борынгы ата-бабаларыбыз, гадәттә, елга буйларында төпләнгән. Ә табигый катаклизмнар сәбәпле елга үзәнен үзгәрткән очракта, сусыз калган кешеләр еш кына су “артыннан” күчәргә мәҗбүр булган.
Бүген экология өчен бик мөһим булган елгаларга тукталыйк. Алар суның глобаль әйләнешен саклыйлар, туклыклы матдәләрне күчерәләр, ландшафтларны формалаштыралар һәм коры җир, җир асты сулары, күлләр һәм океаннар арасында элемтәне тәэмин итеп, күп төрләр өчен тереклек итү урыны булып хезмәт итәләр.
Әмма билгеле: кешелек дөньясы һәм цивилизация никадәр үсешсә һәм алга китсә, тирә-як мохиткә, шул исәптән су объектларының экосистемасына да һәрдаим хәвеф яный.
Пычрану: сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш агынтыларын агызу табигый балансны боза һәм эвтрофикациягә (суның “чәчәк атуына”) китерә.
Плотиналар төзү: гидроэлектростанцияләр гидрологик режимны үзгәртәләр, балыкларның (мәсәлән, сөләйман балыкларының) миграциясенә комачаулыйлар.
Сулыкларның “ярлылануы”: авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать ихтыяҗлары өчен суны артык күп алу елгаларның саегуына һәм алар туендырган сулыкларның кибүенә китерә.
Цивилизация үсешүдән табигать шактый зыян күрә дисәк тә, бүгенге көндә экологик проблемаларга зур игътибар бирелә.
Башкортстан – Русиянең экологик лидерлары арасында. Табигатьне саклау буенча төп акцияләрнең йомгаклары буенча республика тотрыклы рәвештә топ-5 төбәккә керә, бу – “Вода России” бөтенрусия акциясендә 4нче урын (6,5 мең км яр буе чистартылган) һәм “Бумбатл” акциясендә 2нче урын (800 тоннадан артык макулатура җыелган һәм эшкәртүгә озатылган). Бу –властьны, бизнесны һәм 4 миллион экологик чараларда катнашучыны берләштергән системалы эш нәтиҗәсе.
Су объектлары белән системалы эшләү иминлек һәм уңайлылык дигәнне дә аңлата. 2025 елда 524 гидротехник корылмада язгы ташуны бәла-казасыз үткәрү тәэмин ителгән. Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау буенча киң күләмле эш алып барыла: Сакмар сусаклагычында әзерлек 72% процентка җиткән, Йомагуҗа гидроузелын ремонтлау башланган. Әй һәм Инҗәр елгаларында ярларны ныгыту эшләре төгәлләнде. Җиһан һәм Мәнәвез елгалары суларын чистарту 2026 елда тәмамланачак, алар районнардагы хәвефсезлеккә һәм тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.
Республикада төбәк дәрәҗәсендәге төрле экологик проектлар да тормышка ашырыла.
Мәсәлән, “Водорослям крышка. Амбассадоры рек” экопроекты Башкортстанда 2025 елның мартыннан бирле эшли. Президент грантлары фонды конкурсының җиңүчеесе булып, проект республикада төбәкара башлангыч буларак старт алган. Чагыштармача күптән түгел генә гамәлгә кергән проект булуга карамастан, ул бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән.
Проектның координаторы Альбина СӨЛӘЙМАНОВА менә нәрсәләр сөйләде:
“2025 елның мартыннан республиканың мәгариф учреждениеләре пластик капкачлар җыю мәйданчыклары булды. Капкачларны тапшырудан кергән акча чөгә маймычлары сатып алуга тотылды. 2026 елның 25 маенда Агыйдел елгасына (Төньяк автовокзал тирәсендә) 1000 чөгә маймычын чыгару акциясе проектның беренче сезонының финалы булды. Ул өмәдә 200ләп кеше катнашты.
Саннарга килгәндә исә, барлыгы суны саклау темасына 1532 бала өчен 53 экодәрес үткәрелде. Проект 6 шәһәрдән (Уфа, Бәләбәй, Благовещенск, Дәүләкән, Күмертау, Октябрьский), 9 муниципалитеттан (Уфа, Авыргазы, Әлшәй, Архангель, Белокатай, Иглин, Кырмыскалы, Тәтешле, Шаран), хәтта күрше Татарстанның Актаныш авылыннан 30 меңнән артык кешене колачлады. Капкачлар хәтта Заполярьедан да килде!
Предприятиеләр дә капкачлар җыюга актив кушылды, алар арасында
“РЖД” акционерлык җәмгыятенең Куйбышев тимер юлы филиалы, Башкортстан генерацияләү компаниясе, "Полиэф Сибур" акционерлык җәмгыяте, ОМК Благовещен арматура заводы, "Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең инженер-техник үзәге, Фармстандарт-УфаВИТА акционерлык җәмгыяте, Тәтешле районының биләмәара китапханәләр системасы бар.
Барлыгы 2 тоннага якын пластик капкач эшкәртүгә тапшырылды.
76 кеше “Водорослям крышка” төбәкара онлайн-квизында катнашты;
Акциягә 100дән артык волонтер җәлеп ителде.
Уфа шәһәрендә брендлы 3 контейнер ясалды һәм урнаштырылды, шулай ук Раевка һәм Иглин авылларында махсус контейнерлар барлыкка килде.
23 майда Черниковка бистәсендә Агыйдел елгасы ярында бер өмә үткәрелде, анда Уфаның 50 кешесе катнашты”.
Бәлки, “Водорослям крышка” акциянең Агыйделгә чөгә маймычлары җибәрү белән үзара ничек бәйле икәнен барысы аңламыйдыр да. Эш шунда: балыклар, суүсемнәр белән тукланып, суны табигый рәвештә чистарта. Суүсемнәрнең зыяны нәрсәдә соң, дип аптыраучылар да булыр. “Чәчәк аткан” сулыкта цианобактерияләр (зәңгәр-яшел суүсемнәр) барлыкка килә. Алар хәвефле цианотоксиннар бүлеп чыгара, бу токсиннарны ялгыш йоту кискен агулануга, ашказаны-эчәк тракты эше бозылуга, тире белән контакт дерматитларга китерә. Аллергия һәм астмадан җәфаланучылар өчен сулык буендагы һаваны сулау да зыянлы.
Кислород кытлыгы: үлгән суүсемнәрнең күпләп черүе судан кислородны тулысынча “яндыра". Нәтиҗәдә балык һәм башка су организмнары һәлак була. Сулык бик тиз сазлана һәм ләмгә әверелә башлый
Хуҗалыкка зыянга килгәндә, суүсемнәр су чистарту системаларының насосларын һәм фильтрларын тыгылдыра, бу исә эчә торган суны әзерләүне шактый катлауландыра һәм кыйммәтләндерә.
Су – тормыш чыганагы, дидек. Хәзер инде авылларда да күпләрнең йортларында су краннан ага, ихаталарда коелар, скважиналар бар. Шуңа кайсыберәүләр сулыкларның әһәмиятен аңлап та, бәяләп тә бетермидер. Әмма теге яисә бу сәбәп белән бер генә елга сазлыкка әйләнеп, кибеп яисә башка сәбәпләр аркасында юкка чыкса да, бу экосистемага шактый зыян салачак. Сулыкларны саклап калу өчен “Водорослям крышка. Амбассадоры рек” төбәкара проекты да зур мәгънәгә ия. Язучы Антуан де Сент-Экзюпери кайчандыр: “Зур җиңүләр кечкенә адымнардан башлана”, – дигән. Бу очракта да нәкъ шулай. Бары тик даими системалы эш кенә уңышка китерә.