

Республиканың кайбер массакүләм мәгълүмат чараларында Учалыда өлкәннәр өчен йорт-интернат тирәсендәге җәнҗал турында имеш-мимешләр таралды. Басмаларда, учреждениене яңадан профильләштерү турындагы белдерүдән соң, җирле халык сүзләренчә, кыска вакыт эчендә стресстан дүрт кеше үлгән, диелгән.
Туганнары һәм шәһәр халкы, өлкән яшьтәге кешеләрнең мәҗбүри күченүенә ачуланып, властьларга мөрәҗәгать иткәннәр.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова по хәлгә карата аңлатма биргән:
–Стационар учреждениене реорганизацияләү турында сүз бармый. Өлкән гражданнар һәм инвалидлар өчен бүлек статусын үзгәртү буенча эш әлеге моментта туктатылган. Бу бүлектә яшәгән гражданнарның барысының да башка социаль тәэмин итү йортларына күчәргә теләмәве белән бәйле.
Әмма социаль хезмәтләр алучыларның һәрвакыт шундый ук учреждениеләрне үз теләкләре буенча сайлап алу мөмкинлеге бар. Өстәвенә, өлкәнәю белән һәм медицина күрсәтмәләре буенча безнең тәрбияләнүчеләргә кайчак күбрәк хәстәрлек күрү һәм профессиональ медицина игътибары таләп ителә. Шәһәрләрдә урнашкан зуррак социаль йортларда мондый мөмкинлекләр күбрәк.
Чыганак: bashinform.ru