Җәмгыять
25 июнь , 05:57

Гаилә ипотекасы шартларын үзгәртәчәкләр

Бер дә халык файдасына түгел инде, эх!

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Властьлар бирелгәннән соң 15 ел узгач гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставканың гамәлдә булу вакытын чикләүне карый, бу хакта “Известия” яза. Аны торак бәясенең яртысыннан да ким булмаган өлешен керткән заемщиклар өчен саклап калу планлаштырыла.

Ташламалы ипотека шартларының гамәлдә булу вакыты кредит бирелгәннән соң 15 ел белән чикләнәчәк, шуннан соң ставка базарныкына әйләнеп кайтачак, дип яза «Известия», документны өйрәнеп. Аның дөреслеген банк базарындагы ике чыганак раслаган инде.

Әлеге вакытта кредит оешмалары гаилә ипотекасын еллык 6% белән бирә, әмма торак кредитлары буенча базар ставкалары күпкә югарырак. Мондый займнар буенча алынып бетмәгән керемнәрне власть банкларга “төп ставка плюс 3,5%" формуласы буенча каплый.  Хәзерге ставка белән бу якынча 17,75% тәшкил итә, алардан  алынган 6% заемщик үзе түли. Кагыйдә 2026 елның 1 июленнән рәсмиләштерелгән кредитларга  кагылырга мөмкин. 15 еллык чор тәмамланганнан соң дәүләт ставканы субсидияләүдән туктаячак, ә банк кредитны Үзәк банкның төп ставкасына бәйле шартларга күчерә алачак. 

Чыганак: rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас