

КПРФ лидеры Геннадий Зюганов партия съездында бюджетны тулыландыру өчен русиялеләрнең банк счетларыннан вкладларын тартып алу өчен чыгыш ясаган, чөнки андагы акчалар, имеш, ил икътисады өчен файдасыз. Берничә депутат бу башлангычны “саташу” дип атаган һәм финанс системасы өчен кертемнәрнең мөһимлеген күрсәтте. Соңрак Зюганов нәкъ кертемнәрне алуны күздә тотуын кире кага башлаган.
"Ким дигәндә өстәмә 30 трлн сум акча ә табарга. <...> Бүген банкларда сезнең 67 трлн акча ята. Халыкның 67 триллионы һәм предприятиеләрнең 63 триллионы. Барлыгы – 130 трлн. Бу өч дәүләт бюджеты. Банкирларны баетып яталар", – дип китерә сәясәтченең сүзләрен “Ведомости”.
Зюганов сүзләренчә, вкладларда яткан акчалар янәсе икътисадка эшләми һәм җитештерүгә җибәрелми, шулай ук “җиңүгә дә өлеш кертми”. Ул “Президент урынында” “бу проблеманы тиз хәл итү” өчен указ чыгарыр идем, дип өстәгән.
Шул ук вакытта Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Михаил Делягин “Газета.Ru"-га мондый адым гражданнарның дәүләткә ышанычын какшатыр иде, дигән.
“Бу ачыктан-ачык саташу – гражданнарны һәм предприятиеләрне массакүләм һәм шул ук вакытта бөтенләй мәгънәсез талау хисабына дәүләткә ышанычны тулысынча юкка чыгару тәкъдиме”, – дигән депутат.
Шаккатмалы бит, әя! Тиен акчаларын еллар буена җыйган гади халыкны тагын да бөлдерергә уйлыйлар, үзләре арасында череп баеган түрәләрнең банк счетларын ткишерсеннәр башта, оятсызлар!
Чыганак: gazeta.ru