

“Ул Хәйбулла районына төрле конфликтлы хәлләр туган катлаулы чорда килде. Һәм аның түземлеге җитте. Район террториясендә федераль дәрәҗәдәге зур тау компанияләре эшли. Һәм мин аның әлеге компанияләр вәкилләре белән авыл районы башлыгы күзлегеннән түгел, ә партнер буларак диалог коруын күргәнем булды. Ягъни аның эчке дәрәҗәсе, көче бар, ул үзенең әһәмиятен аек бәяли. Ул хуҗалыклы, бу Уфага бик кирәк, һәм ул Уфада бик күп йогынты ясаучы барлык төркемнәрдән дә бертигез ерак. Мин Рөстәм Шәриповның аның белән эшләгән елларында шактый үзаллы холкына игътибар иттем. Шуңа күрә, аның мэр булу ихтималы бик югары", – дип аңлатты үзенең бу кадрлар белән бәйле карарын Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы үз командасы әгъзаларында яхшы чыдамлыкка ия һәм карарлар кабул итәргә сәләтле үзаллы кешеләрне бәяләвен белдерде.
Бу һәм башка кискен мәсьәләләр турында Башкортстан Башлыгы сәясәтчеләр белән очрашуда сөйләште.
Чыганак: "Честно говоря" МАХ-каналы.