Җәмгыять
22 Июня , 05:24

Үлем очраклары кимегән

Үлем очраклары кимегәнҮлем очраклары кимегән
Үлем очраклары кимегән

Республикадагы юл хәрәкәте хәвефсезлеге кысаларында алып барылган комплекслы хезмәт үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Күп төрле чаралар аркасында юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны кими төшкән.

Алдагы ел белән чагыштырганда 2025 елда һәлак булучылар 22гә кимегән. Шул ук вакытта транспорт агымы һәм пассажирларны хезмәтләндерү арта төшкән. Мисал өчен, 2025 елда автомобиль транспорты белән пассажирлар ташу 125 миллионга җиткән. Бу алдагы елдан 1,5 миллион кешегә күбрәк дигән сүз. Республиканың “Алга” картасы белән 78 миллион тапкыр кулланганнар һәм гомүм сумма 2 миллиард 600 миллион сум тәшкил иткән. Бер сәгать эчендә икенче транспортка бушлай күчеп утыру форсатыннан көн саен 70 мең кеше файдалана. 2025 елда шундый 7 миллион очрак теркәлгән һәм пассажирлар 240 миллион сум акчасын янда калдырган. Узган елда 1 миллион 300 мең балалы кеше бушлай йөрү мөмкинлеген файдаланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре 800 мең тапкыр бу мөмкинлекне кулланган.

Автор: Рәдиф Фәтхи.

Читайте нас