Җәмгыять
21 июнь , 13:15

Күперләр төзекләндерелә

Күперләр төзекләндереләКүперләр төзекләндерелә
Күперләр төзекләндерелә

“Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларында юл һәм күперләрне яңарту эшләре уңышлы башкарыла.

Бүгенге көндә Дүртөйле шәһәрендәге Агыйдел елгасы аша салынган күперне төзекләндерү эшләре бара. Ул республикадагы иң зур күперләрнең берсе булып санала. Аның мәйданы 745 погонлы метр дип исәпләнә. Күпер төзүчеләр яр буе һәм күпер өслегендәге тимер корылмаларны, җәяүлеләр сукмагын чикләүче элементларны, күпернең бетон һәм асфальт өлешен, гидроизоляциясен яңарталар. Башкортстанның транспорт министры Любовь Минакова бу күпернең мөһимлеген ассызыклады. “Бу күпер Башкортстанның  көньяк-көнбатышында урнашкан торак пунктлар өчен бик кирәк. Ул кешеләрне федераль трассалар белән тоташтыра, Уфа һәм республиканың башка шәһәрләренә баруны тизләтә. Көн саен бу күпер аша 4 меңнән артык транспорт уза. Кешеләргә уңайлы хәрәкәт итүне тәэмин итү максатында аны тиз арада төзекләндерү бурычы куелды. Шул ук вакытта Дәүләкән шәһәреннән Толбазы юнәлешенә чыгучы күперне төзекләндерү эшләре дә башкарыла. Бу юнәлештә шулай ук транспорт күп йөри. Анда да зур гына эшләр башкарылачак. Күперләр ныклыгы кешеләр хәвефсезлеге икәнне онытмаска кирәк”.

Автор: Рәдиф Фәтхи.

Читайте нас