

Прокурор тикшерүе күрсәтүенчә, Әбҗәлил районы Яктыкүл авылыннан 300 м көнбатыштарак урнашкан сулыкның яр буе зонасы халык тарафыннан су коеныр өчен билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәтләрсез файдаланыла.
Шул ук вакытта су объектының һәм туфракның санитар торышын беркем дә тикшермәгән, су коену сезонының вакытын билгеләмәгән, аттестацияләнгән хезмәткәрләр, электр мегафоннары һәм элемтә чаралары белән коткару постлары булдырмаган. Шулай ук монда хәтта мобиль бәдрәфләр, чүп савытлары һәм чишенеп киенү кабиналары да юк.
Өстәвенә, пляжлар һәм сулык янында ял итү зоналары өчен билгеләнгән территорияләрнең чикләре беркетелмәгән һәм билгеләнмәгән.
БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, барлык бу хокук бозулар гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, билгесез затлар даирәсенең хәвефсез ялга хокукларын боза.
Административ җавап бирүче, Яктыкүл (Банное күле дип тә йөртәләр) территориясендә алты җиһазландырылган пляж барлыгын, димәк, өстәмә пляж урнаштыру кирәклеге булмавын күрсәтеп, дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тартуны сораган. Беренче инстанция суды, эш материалларын өйрәнеп, халыкның массакүләм ял итү һәм су янында коену урыннарын тиешенчә оештырмау гражданнарның хәвефсез һәм уңайлы ял итү хокукларын бозуга китерә һәм халыкның массакүләм авырулары һәм судагы бәхетсезлек очракларыннан кешеләрнең үлеме куркынычын тудыра, дип билгеләде.
"Коммерцияле пляжлар булу административ җавап бирүчене су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү бурычын үтәүдән азат итми. Муниципаль пляжны нәкъ менә халык тарафыннан бушлай файдаланыла торган массакүләм ял итү урынында оештыру җирле үзидарә органының бурычы булып тора”, – дип ассызыкладылар судта.
Шуңа күрә суд район хакимиятен яңа су коену сезоны башланганчы закон таләпләрен бозуны бетерергә мәҗбүр итте. БР Югары суды карарны үзгәрешсез калдырды.
Чыганак: bashinform.ru