Краснодар краеның Соленое авылында яшәүче тугыз бала анасы Юлия Мородина Русия Президенты Владимир Путинга бәйрәм – күп балалы гаилә көнен будыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән.
Мородина бу бәйрәмне сентябрьдә үткәрергә кирәк дигән фикердә. Үз башлангычын ул күп балалы гаиләләр бар илебез өчен ориентирга әйләнүен, әмма аларның һаман да рәсми бәйрәмнәре булмавы белән аңлаткан.
Юли Мородина ире Александр белән 30 ел гомер тә. Ханым сүзләренчә, биш ел элек аның инициативасы буенча Мостовский районда җирле дәрәҗәдә шундый бәйрәм булдырганнар, ул көнне өченче һәм аннан соң да балалары туган гаиләләрне котлый башлаганнар. Хәзер шундый ук бәйрәмне күп балалы ана федераль дәрәҗәдә кертүне тәкъдим итә.
Чыганак: lenta.ru