

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары үсеше турында фикер алыштылар.
Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев хәбәр итүенчә, төбәкнең иң эре медиахолдингы – “Республика Башкортостан” нәшрият йорты алты телдә 146 гәзит һәм журнал чыгара. Моннан тыш, һәр шәһәрдә һәм районда берничә җирле гәзит чыгарыла.
– Басма матбугат белән кызыксыну кимүгә карамастан, Башкортстан бу өлкәдә көчле позицияләрен саклый. Соңгы биш елда илдә матбугат күләме ике тапкырга кимесә, республикада кимү 27 процент тәшкил итте, – диде Максим Ульчев.
Медиаресурсларның цифрлы мәйданчыкларны актив алга этәрүен билгеләп үтәргә кирәк. Соңгы биш елда республика редакцияләре сайтлары аудиториясе 2,6 тапкырга артты һәм аена 2,1 млн кулланучыга җитте.
– Без кешеләрнең өстенлекләре үзгәрүен күрәбез, шуңа күрә яңа коммуникация каналларын эзлекле рәвештә үстерәбез. Биш ел эчендә безнең социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең аудиториясе җиде тапкырга диярлек артты. “ВКонтакте”да гына да ул 3,5 млн язылучыны тәшкил итә, – дип хәбәр итте Максим Ульчев.
“Дзен” платформасындагы каналлар яңа үсеш юнәлеше булды. Узган ел ахырына аларның айлык аудиториясе 700 мең кешегә җитте. Моннан тыш, редакцияләр MAX мессенджерын актив үзләштерә. Бер елдан да кимрәк вакыт эчендә бу мәйданчыкка 70 меңнән артык язылучы җәлеп ителгән.
Чыганак: glavarb.ru