

12 июнь – Башкортстан халкы өчен икеләтә, хәтта өчләтә бәйрәм. Чөнки ул – Уфа көне дә һәм милли батырыбыз Салават Юлаевның туган көне дә.
Европа һәм Азия чигендә урнашкан Уфа – Русиянең миллионлы 16 шәһәрләренең берсе. Шәһәргә 1574 елда нигез салына, ә 1922 елдан ул республиканың башкаласы булып тора. Мәйданы – 708 квадрат километр, территориясе буенча илнең иң эре шәһәрләре бишлегенә керә. Ул – иң озын шәһәрләренең берсе дә: көньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба 50 километрдан артыкка сузылган.
Бүген республика башкаласы – илнең эре икътисади, мәдәни һәм фәнни үзәкләренең берсе. Бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм традицияләре булган шәһәр күпләрне үзенә җәлеп итеп тора.
Уфа бербөтен кебек тоелса да, ул 7 районнан тора. Алар – бер гаиләдәге җиде бала кебек: һәрберсенең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар, әмма алар бер-берсен тулыландыра, уртак гаилә үсеше өчен эшли. Совет, Дим, Калинин, Киров, Ленин, Октябрь һәм Орджоникидзе районнары – исемнәреннән күренүенчә, аларның барлыкка килүе тарихка бәйле.
Тарихка күз салсак, районлаштыру күренеше узган гасырның утызынчы еллары уртасында башлана. Ул вакытта шәһәр зур булмаган. Мәсәлән, 1931 елда 125 мең тирәсе кеше яшәгән. Уфа шәһәр Советы карары белән 1935 елның ноябрендә Киров районы төзелә. Әйткәндәй, нәкъ менә Киров районының хәзерге территориясендә, Дуслык монументы тирәсендә, Уфага нигез салынган дип санала.
Киров районы оешкан вакытка аның җитештерү нигезен тау җиһазлары, кирпеч, алебастр, сыра һәм агач яру заводлары, ит комбинаты, кондитер фабрикасы, типография һәм берничә ярымкустар артельләр тәшкил итә. Иң борынгысы – 1898 елда нигез салынган тау җиһазлары заводы. Уфа губернасында беренче чуен-бакыр кою һәм механика заводы революциягә кадәрге Уфада иң эресе була.
Ленин районы 1936 елның маенда оеша. Бүген ул өч микрорайоннан – үзәк өлеш, Затон һәм Нижегородкадан тора. Утызынчы һәм кырыгынчы елларда шәһәр халкы шактый арта. Сугыш алдыннан һәм аннан соң Уфа территориясе дистәләгән шәһәр яны авылларын бетерү, яңа җирләрне үзләштерү хисабына үсә. 1938 елның апрелендә Уфа территориясендә Жданов һәм Молотов районнары барлыкка килә. Соңгысы 1957 елдан Совет районы булып китә.
Совет районы тимер юл, автомобиль магистральләре киселешендә урнашкан. Биредә башкаланың төп транспорт артерияләре – Октябрь һәм Салават Юлаев проспектлары урнашкан. Уфа шәһәренең 7 районы арасыннан Совет районы иң тыгыз урнашкан район. 1 квадрат километрга 11 меңнән артык кеше туры килә.
Уфа моторлар заводы төзелә башлагач, 1931 елның декабрендә Черниковск бистәсе төзелә. Биш елдан соң, 1936 елның августында, ул Сталин районы итеп үзгәртелә һәм Уфа шәһәре составына кертелә. Уфа шәһәр Советына шулай ук Дим һәм Затон поселок Советлары буйсынган.
Утызынчы һәм сугыштан соңгы елларда шәһәрнең төньяк өлешендә нефть һәм агач эшкәртү, моторлар төзү сәнәгате үсешә. Шуңа 1944 елның декабрендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Сталин районы Черниковск дип аталган шәһәр статусын ала. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе җитештерү күрсәткечләре бик нык үсә. Административ-территориаль идарә схемасы да үзгәртелә: 1952 елның февралендә Черниковск өч районга бүленә: Сталин, Калинин һәм Орджоникидзе.
Калинин районында узган гасырның 30нчы елларында сәнәгать инфраструктурасы үсә башлый, шул исәптән республиканың гына түгел, тоташ илнең чын горурлыгына әверелгән Уфа моторлар заводы төзелә.
Орджоникидзе районы нефть химиясе, нефть эшкәртү предприятиеләре төзелгәнлектән, аеруча перспективалы район дип санала. Аның тарихы күпкә иртәрәк – ХХ гасырның 30нчы елларында, Уфадан төньякта крекинг-завод, ягъни нефть эшкәртү заводына нигез салынгач башлана. Бүген Орджоникидзе районы – сәнәгать үзәге, биредә нефть эшкәртү, химия, энергетика, машина төзелеше, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать һәм төзелеш индустриясе предприятиеләре урнашкан. Башкалада сәнәгате җитештерүенең гомум күләменең 44 проценттан артыгын Орджоникидзе районы тәшкил итә.
Дим районы тарихына килгәндә, XIX гасыр ахырыннан ук Уфа янында эшләп килгән Дим тимер юл станциясе Совет чорында локомотив депосы булган эре транспорт узелына әверелә. Шул сәбәпле, 1944 елның мартында эшчеләр бистәсе Дим районы итеп үзгәртелә. Ләкин аның тарихы күпкә иртәрәк башлана: 1887 елда Самара-Уфа-Златоуст-Чиләбе тимер юлы төзелүгә бәйле, Дим разъезды төзелә, ул ХХ гасырның 30нчы елларында илнең иң эре үзәк станциясенә әверелә.
***
1956 елның июлендә Башкорт АССР Югары Советы Президиумы Указы белән Черниковск Уфа шәһәренә берләштерелә, кайсыбер районнар эреләнә, ә Жданов һәм Сталин районнары бетерелә. Әгәр беренчесенең территориясен Киров һәм Ленин районнары составына тапшырсалар, икенчесе Калинин районына кертелә. Шулай итеп, Уфаны алты – Совет, Ленин, Киров, Орджоникидзе, Калинин, Дим районнарына бүләләр. Ә аңа кадәр башкала составына эре сәнәгать бистәсе булган Шакша да кушыла. Шулай итеп, Уфа, Димнән Шакшага кадәр сузылып, Советлар Союзының иң озын шәһәрләренең берсенә әверелә.
Октябрь районы – иң яше. Башкала сәнәгате үсүе һәм халык саны артуы белән бәйле, 1977 елның мартында, РСФСР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, Совет, Калинин һәм Орджоникидзе районнары территорияләренең өлешләрен бүлеп бирү юлы белән яңа район оештырыла.
1990 еллар уртасында шәһәргә якын авыл советлары кушылу нәтиҗәсендә, Киров һәм Октябрь районнарының ике аерым өлештән торган территорияләре бар.
Бу – административ-территориаль бүленеш кенә. Ә тормышка килгәндә, Уфа халкы – бер гаилә кебек: 100дән артык милләт вәкиле дус һәм бердәм яши.