Җәмгыять
11 Июня , 07:22

Балаларның ялы имин үтсен

Розалия Хисаева.  fotobank02.ru Баларның ялы имин үтсенРозалия Хисаева.  fotobank02.ru Баларның ялы имин үтсен
Баларның ялы имин үтсенФото:Розалия Хисаева. / fotobank02.ru

Владимир Путин хөкүмәт белән киңәшмәдә махсус хезмәтләргә җәйге каникул вакытында балаларның ял итү урыннарын сакларга кушты.

"Безгә каршы булучылар террористик актлар алдында тукталып калмый, мин Старобельскидагы педагогия  колледжы студентлары тулай торагына  һөҗүм итүне күздә тотам", - дип искәртте ул.

Дәүләт башлыгы көч ведомстволарына терроризмга каршы  иминлекне мәгариф өлкәсендә генә түгел, ә социаль системада, шулай ук тулаем инфраструктурада көчәйтергә кушты.

Президент балалар ял итү инфраструктурасын масштаблы модернизацияләүгә акча салырга бизнес вәкилләрен дә чакырды.  Саннарга күз салсак, бюджет акчалары исәбенә 336 яңа балалар ял итү объекты төзелгән, 136сы ремонтланган

"Сүз торак биналар, спорт стадионнары һәм заллар, иҗат һәм мәгариф инициативалары өчен урыннар, медицина кабинетлары һәм ашханәләр турында бара. Бу эш ярдәмендә 160 мең яңа ял урыны булдырылды", - дип аңлатты Путин.

Шулай итеп, 5,75 миллионнан артык бала җәйне санаторийда яки лагерьда үткәрә алачак.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас