Җәмгыять
8 Июня , 12:39

БРның дәүләт басмалары – Русиянең иң яхшы 10 гәзите-2026” конкурсы топында

БРның дәүләт басмалары – Русиянең иң яхшы 10 гәзите-2026” конкурсы топындаБРның дәүләт басмалары – Русиянең иң яхшы 10 гәзите-2026” конкурсы топында
БРның дәүләт басмалары – Русиянең иң яхшы 10 гәзите-2026” конкурсы топында

Русия Журналистлар берлеге һәм "Журналистика һәм медиарынок" журналы оештырган “Русиянең иң яхшы 10 гәзите – 2026" Бөтенрусия конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 2014 елдан бирле үткәрелә һәм Русия массакүләм мәгълүмат чараларының иҗтимагый әһәмиятле контент булдыруда һәм аны алга этәрүдә иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән. Эксперт советы гәзитләренең дизайны һәм эчтәлеге сыйфатын, интернетта һәм социаль челтәрләрдә редакцияләр эшен, шулай ук тормышка ашырыла торган медиапроектларны бәяләде.

Быел БР вәкилләре берьюлы берничә номинациядә билгеләп үтелде.

"Иң яхшы шәһәр/район башлыгы” махсус номинациясендә җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм территорияләрнең мәгълүмат киңлеген үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләрне Стәрлетамак районы хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина һәм Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов алды.

Конкурс дипломантлары арасында “СВОга багышланган иң яхшы проектлар һәм очерклар” номинациясендә “Аскинская новь” гәзите “Край воинов” проекты белән, “Бакалинские зори” басмасы “Своих не бросаем” мәкаләләр циклы өчен һәм “Стерлитамакский рабочий” гәзите “По зову сердца” проекты белән бүләкләнде.

“Иң яхшы иҗтимагый проектлар” номинациясендә “Сельские нивы” гәзите район хакимияте белән берлектә оештырылган “Признание года” акциясе өчен диплом белән бүләкләнде.

“Восход” гәзитенең  “Ишимбай спортивный” проекты сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм авыруларны җиңүгә багышланган номинациядә дипломант булды.

Территорияләрне үстерү буенча иң яхшы проектлар арасында “Деловой мир Башкортостана” басмасы да бар, ул республиканың агросәнәгать комплексы тормышы һәм үсеше турындагы проектны тәкъдим итте.

“Якташлар турында иң яхшы проектлар” номинациясендә дипломны “Дорогу молодым” проекты өчен “Асылыкүл” гәзите алды.

Моннан тыш, “Лучшая работа издания в онлайне” номинациясендә “Благоварские вести” гәзите һәм “Зианчуринские зори” басмасы җиңүчеләр булды.

Русия Журналистлар берлегендә билгеләп үтүләренчә, быел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Воронеж өлкәсендә планлаштырыла. Дипломантларны –  “Вся Россия” Медиафорумында катнашучыларны бүләкләү традиция буенча Сочида уза.

Чыганак: "Молодежная газета" 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас