Русиялеләргә бер шарт белән шәһәр читендәге йортларны бушлай таратырга теләгәннәр. “Новые люди” фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллинга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.
Сүз авыллардагы ташландык торак турында бара. Шул ук вакытта мондый күчемсез милекне алучы аны торгызырга һәм бу торак пунктта яшәргә тиеш булачак.
“Авылларда ташландык хәлдә калган шәхси торак йортларны тергезү бурычы белән гражданнарга гариза буенча файдалануга тапшыруның закон механизмын карау турында сүз бара", – дип белдерделәр башлангыч авторлары.
Парламентарийлар ачыклык кертүенчә, механизм хуҗасыз дип саналган муниципаль милектәге йортларга гына кагылачак – намуслы хуҗалары, варислары яки вакытлыча милекчеләре булмаган торакка бу чара кагылмаячак.
Депутатлар шул рәвешле муниципалитетларның ташландык объектларны карап тотуга һәм җимерүгә, шулай ук торак төзелешен торгызуга чыгымнары кыскарыр дип өметләнәләр. Болардан тыш, гражданнарны авыл территорияләрен үстерүгә җәлеп итү һәм мондый торак пунктларда яшәүнең күркәмлеген арттыру мөмкин булачак.
Чыганак: lenta.ru