

Июньнән Русия Кораллы көчләрен чит илдәге русиялеләрне яклар өчен җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.
Володин сүзләренчә, хәрбиләрне чит ил судлары карары буенча кулга алынган, тоткарланган яисә эзәрлекләнүгә дучар булган русиялеләрне яклау өчен җәлеп итәргә мөмкиннәр.
Шулай ук, парламентарий искәртүенчә, I яки II төркем инвалид булган, хәрби хезмәтен дәвам итүче һәм никахта тормаган хәрбинең ата-анасына яки балаларының берсенә аның белән бер үк вакытта отпуск алу хокукы биргән закон үз көченә керә.
Моннан тыш, 30 июньнән мигрантларга карата контроль көчәйтеләчәк.
Чит ил гражданнары тарафыннан илгә килү планлаштырыла торган электрон гариза тутыру турында таләп кертелә, аны керү датасына кадәр өч тәүлектән дә соңга калмыйча рәсмиләштерергә кирәк. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.
"30 июньдә, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның Русиягә керү һәм аннан чыгу кагыйдәләрен һәм шартларын сынау буенча экспериментның икенче этабы старт ала. Күрсәтелгән датадан Русиягә визасыз керү өчен чит ил гражданнарына, шул исәптән хокукка сәләтсез яки балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренә, планлаштырылган сәфәргә кадәр 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча Русиягә керүне планлаштырган электрон гариза тутырырга кирәк булачак", – дип язган Волк җомга телеграм-каналында.
1 июньнән яңа гаилә түләвенә гаризалар кабул итү башлана.
Гаилә “салым кешбэгы” нидән гыйбарәт? Бу 18 яшькә (көндезге бүлектә белем алса, 23 яшькә) кадәр ике һәм аннан да күбрәк балалары булган эшләүче ата-аналар өчен ярдәм чарасы. Аларның милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, алиментлар буенча бурычлары булмаска һәм керемнәре билгеләнгән 1,5 төбәк яшәү минимумы лимитыннан артмаска тиеш.
Ташлама алучылар керем өчен түләнгән салымның бер өлешен кире кайтара алачак. НДФЛ (НДФЛ (физик затлар керемнәренә салым) – Русиядә керем салымының төп төре. – Авт.). 13 процент урынына 6 процент тәшкил итәчәк. 7 процент аерманы дәүләт кайтарачак.
НДФЛны ташламалы ставка буенча яңадан исәпләүгә гаризаны 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша, күп функцияле үзәкләр яисә Социаль фондка барып бирергә була. Артык тотылган акчалар (НДФЛның 7%) мөрәҗәгать итүче исәбенә күчереләчәк.
Чыганак: lenta.ru