

28 - 29 майда Уфада "Хатын-кызлар бәхете территориясе" VI Бөтенрусия ачык академиясе эшли. Бу – ел саен төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре һәм кызыксынулары булган хатын-кызларны берләштерә торган уникаль хәйрия һәм мәгариф проекты.
Оештыручылар ике көнлек лекцияләр, дискуссияләр, мастер-класслар, медицина һәм психологик консультацияләр марафоны әзерләгән. Академия мәйданчыкларына керү гадәттәгечә бушлай, ләкин катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.
Чара кунаклары – актер Сергей Безруков, телевизион алып баручы Юлия Барановская, Дәүләт Думасы депутаты Марина Ким, психология докторы Виктория Шиманская һәм халыкара экспертлар. Безгә психология докторы Виктория Шиманская үткәргән лекиядә булырга туры килде. Психолог докторы үз чыгышында балаларны яхшырак аңларга һәм хәвефле сигналларны вакытында күрергә өйрәтте.
Соңгы елларда белгечләргә депрессив халәттәге яшүсмерләр еш мөрәҗәгать итә икән. “Алар кинәт кенә авырый башламый – бу балачактан ук килә”, – диде психолог. Ни өчен яшүсмерләрдә психик тайпылышлар башлана? Белгечләр моны берничә фактор белән бәйли. Алар арасында социаль фактор да бар. Яшүсмернең кемнәр белән аралашуы һәм дус булуы роль уйный, ди ул. – Якыннарының игътибарын һәм җылысын тоймаган очракта, яшүсмерләр үз-үзенә бикләнә, кайберәүләр хәтта үз-үзенә кул салу турында да уйлана. Баланың нәрсә уйлап йөргәнен ничек белергә? Күңелен бушатмаса, ярдәм сорамаса, әлбәттә, аны белеп булмый, дип җавап бирергә дә була. Ләкин, игътибарлырак булсак, күңеле тыныч булмаган баланың үзгәрүен тиз чамаларга була: эмоцияләре аны алдый алмый. Күзләрен гел яшерү, туры карамау, яисә сөйләшкәндә ялт-йолт читкә караш ташлау, иреннәрен кысу, чәйнәү, бармаклары белән чәчен бөтерү – ачык билгеләр булырга мөмкин.
“Икенче мөһим фактор – гаилә. Ата-аналарның балалар белән ничек аралашуы зур роль уйны. Читтән караганда гаилә бик тату һәм матур булып күренергә мөмкин, ләкин гаилә әгъзалары арасында эмоциональ якынлык булмавы ихтимал. Яшүсмер үзенә игътибар һәм ярату җитмәвен тоярга, үз эченә бикләнергә һәм борчулары белән бүлешә алмаска мөмкин. «Яшүсмерне тынычландыру өчен иң нәтиҗәле юл – аның белән утырып сөйләшү. Еш кына ата-аналар, эштәге мәшәкатьләр белән кайнап, баласы белән сөйләшергә җай таба алмый. Аларны аңларга була, әлбәттә. Әмма имин гаилә – ул акчасы күп булган гаилә түгел, ә бала төшенкелеккә бирелми торган, якыннарының игътибарын һәм җылысын тоя торган, гаиләсе һәрвакыт аның яклы булачагын белә торган урын», - дип сөйләде Виктория Шиманская.