Җәмгыять
28 Мая , 17:28

Радий Хәбиров: “Бала табыгыз һәм бәхетле булыгыз!”

Төбәк җитәкчесе республика үсешендә хатын-кызларның мөһим ролен билгеләп үтте.

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, 28 майда, Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Хатын-кыз бәхете территориясе” Бөтенрусия ачык Академиясе кысаларында БСТ телеканалы телевизион мәйданчыгы эшендә катнашты.

Популяр телевидение алып баручылары Марина Ким һәм Дмитрий Каретко катнашлыгындагы әңгәмәдә төбәк җитәкчесе Башкортстанда 2026 елны Зур һәм тату гаилә елы эгидасы астында уздыру инициативасы максатлары һәм  хатын-кызлар анда нинди роль уйнавы турында сөйләде.

Без һәрвакыт шулай эшлибез: теләсә кайсы яңа проекттан һичшиксез файда булырга тиеш. Зур һәм тату гаилә идеясе – минем идарә командасында иң мөһимнәрнең берсе. Без ел саен бу юнәлештә эшлибез. Бу милләтара һәм конфессияара мәсьәләләргә, шулай ук һәр кешенең шәхси бәхетенә кагыла. Ә моның өчен без яхшы икътисад белән тәэмин итәргә тиеш – кешеләрнең лаеклы эше һәм хезмәт хакы,  әйләнә-тирә мохит, сәламәтлек саклау һәм мәгариф яхшы булсын өчен, – диде Радий Хәбиров. – Зур һәм тату гаилә –республикабыз һәм илебез яшәешенең нигезе ул. Һәм хәзер безнең өчен иң мөһиме – туучылар санын арттыру. Төбәктә икенче һәм өченче балалар туу белән бәйле сораулар юк, бездә беренче бала туу буенча статистика “утыра”. Монда күбрәк яшьләр белән эшләргә кирәклеген аңлыйбыз. Ярдәм чаралары һәм матди стимуллаштыру – бу яхшы. Әмма беренче чиратта иҗтимагый үз – үзеңне тотышның һәм аңның менталь форматын үзгәртергә кирәк – син нәрсә өчен тудың, тормышта иң мөһиме нәрсә. Шулай ук без үсеп килүче буынның укуы, ялы өчен уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез. Яңа объектлар төзибез, шуларның берсе – студентлар кампусы, ул республикада югары белем дәрәҗәсен сизелерлек күтәрәчәк.

Радий Хәбиров республика үсешендә хатын-кызларның мөһим ролен билгеләп үтте.

Безнең барлык көчләребез, энергиябез һәм ресурсларыбыз беренче чиратта СВОга, илнең оборона сәләтенә ярдәм итүгә тотыла. Без “Барысы да җиңү өчен” шигаре астында яшибез. Мин моны дөрес дип саныйм, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Ә безнең урындагы бурычыбыз – туган республикабызны үстерүне дәвам итү. Безнең солдатлар өйләренә кайткач, алар алдында оят булмасын өчен. Һәм, әлбәттә, бу эштә безнең хатын-кызлар зур роль уйный. Моның өчен рәхмәт сезгә.

Эфир азагында Башкортстан Башлыгы “Хатын-кыз бәхете территориясе”н оештыручыларга һәм экспертларга рәхмәт белдерде.

Бу проектның алты елында Башкортстан хатын-кызлары үзләренең иң яхшы сыйфатларын ачты, матуррак һәм энергиялерәк булдылар, – дип йомгаклады Радий Хәбиров. – Хатын-кызны аңлау һәм рәнҗетмәү бик мөһим. Һәркемнең үз бәхете бар, иң мөһиме – ул булсын. Төрле рецептлар бар. Күпләрнең, минемчә, бәхет беренче чиратта – балаларда. Шуңа күрә бала табыгыз һәм бәхетле булыгыз!

 Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас