Җәмгыять
28 Мая , 03:55

Чит илләргә киткән русиялеләрнең милкенә арест салырга мөмкиннәр

Релокантларга кагылышлы закон нидән гыйбарәт?

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта Русиядән киткән гражданнарга кагылышлы законны кабул итте. Кайсыбер хокук бозу очракларында закон аларның милкен кулга алуны күз уңында тота. Документ закон чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасы сайтында урнаштырылган.

Документта билгеләп үтелүенчә, махсус хәрби операция башлану белән релокантлар (Релокантлар – башка илгә эшләү, яшәү яки локация үзгәрү белән бәйле бүтән сәбәпләр аркасында күченгән кешеләр. –Авт.) тарафынннан Русия мәнфәгатьләренә каршы юнәлтелгән гамәлләр саны артып китте. Шундый хокук бозуларның ахыргы исемлегенә, башлыча, Русия армиясен дискредитацияләү, санкцияләр кертүгә чакыру, нацистлар символикасын пропагандалау, экстремистик материаллар җитештерү һәм тарату, шулай ук санап үтелгән гамәлләр өчен штраф түләмәү кергән.

Шулай итеп, чит илләргә киткән русиялеләрнең милеге, вкладлары, банк счетларындагы акчалары арест астында калырга мөмкин. Шуны да әйтеп үтергә кирәк, арест салынган милек бәясе штраф күләме белән генә чикләнмәячәк.

Әгәр чит илдәге русиялегә аның милкен кула алу турында хәбәр итү мөмкинлеге юк икән, суд тарафыннан эш туктатылган очракта федераль бюджеттан чыгымнарны каплау белән яклаучы билгеләү планлаштырыла, диелә хәбәрдә.

Релокантларны суд тикшерүләре көтәргә мөмкин

Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин депутатларның моңа кадәр берничә тапкыр яңгыраган позициясен искә төшерде: “Русиядән эш буенча яисә ялга китүчеләр” һәрчак бер каршылыксыз кайтырга мөмкин.

Әмма илдән китеп Русия хәрбиләре турында тискәре фикерләр әйтүчеләрне хокук саклау органнар тикшерәчәк. 

“Чит илгән китеп, безнең хәрбиләрне мыскыл иткән, дәүләткә зыян китергән, дустанә булмаган илләргә ярдәм иткән, Украина Кораллы көчләрен финанслаган кешеләргә килгәндә, әлбәттә, мондый кешеләрне суд тикшерүе көтә", –  диде ул.

Чит илдән кайтырга мөмкин, тик...

Русиядән киткән кайсыбер артистлар туган якка кайту теләген белдерәләр. Депутат Виталий Милонов фикеренчә, моның өчен аларга хаталарын танырга һәм әйткән сүзләрендә  үкенергә кирәк. Бу очракта аларның кайту хокукы булачак.

“Туган якка кайту –  аларның законлы хокукы. Мондый мисалга башка йолдызлар да иярер дип ышанасы килә”, – диде ул.

Әмма кайтканнан соң артистларга карьерасын яңартуга исәп тотарга кирәкми, чөнки русиялеләр гафу итмәскә мөмкин. “Миңа калса, безнең халык йолдызлар кылган гамәлләрне һәм әйткән фикерләрне гафу итмәячәк. Кешеләр аларның чараларына бойкот игълан итәчәк”, – диде продюсер Павел Рудченко. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас