Җәмгыять
23 Мая , 09:55

70 ел бергә яшәп кара!

Мифтаховлар бәхетле яшәү серен ачкан.

Башкортстанда җиде дистә ел бергә гомер иткән парны тәбрикләделәр.

Мифтаховларның бер-беренә терәк булып, шатлык-борчуларны бүлешеп яшәүләренә быел 70 ел тулган. 

Бу күркәм пар Октябрьский шәһәрендә яши. Тимергали Нуртдин улы 97 яшьтә, ә тормыш иптәше Галия Зәки кызына тиздән 95 тула.

 Гаилә башлыгы 50 елга якын «Башнефть» компаниясендә эшләгән, ә хатыны 40 ел тегү фабрикасында хезмәт куйган. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.

«Безнең кебек бәхетле булып озак яшәүнең сере бик гади – бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белергә кирәк», 
– ди Галия Зәки кызы.

Автор:Ләйсән Каспранова
Читайте нас