

Дәүләт Думасы депутаты Николай Новичков Русиядә оныкларын тәрбияләгән өчен картәни-картәтиләргә хезмәт хакы бирергә тәкъдим иткән. Акчалата премия турындагы идеясе турында ул “Абзац” басмасы белән уртаклашкан.
Моңа кадәр Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов төбәктәге картәни-картәтиләргә 45 мең сум бирергә карар кылган. Әлеге акчалар бала карау буенча отпускны әнисе яки әтисе урынына алган кешеләргә түләнергә тиеш. Соколов ассызыклаганча, мондый башлангыч гражданнарга керемнәрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
Киров өлкәсе башлыгы белән Новичков та риза. Ул өлкән буынга финанс ярдәме демографиягә уңай йогынты ясар дип ышана. Туганнарының ярдәменә исәп тоткан гаиләләр теләбрәк бала табачак, дип билгеләде депутат.
Чыганак: lenta.ru