Җәмгыять
22 Мая , 05:27

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә...

“Герой” хуҗалыгы язгы кыр эшләрен кыска вакытта төгәлләде.   



  Республикабыз басуларында язгы кыр эшләре ахырына якынлаша. Кайбер хуҗалыклар өлгерлек күрсәтеп, аны төгәлләп тә куйдылар.
  Сабантуйлар башланганчы орлыклар җир куенына салынырга тиеш дип тырыша игенче. Чакмагыш районының “Герой” хуҗалыгында узган җомгада ук соңгы гектарларда эш бара иде. Чәчүнең ахырына эләктек.
  – Җир дымлы чакта чәчеп калу хәерлерәк, – диде хуҗалык рәисе Фәргать Ваһапов. – Җиде мең гектар җиребез бар. Шуны 4 агрегат бер атнада чәчеп тә чыга. Элгәре ике-өч атна уза иде.
  “Герой” республикада малчылык тармагы нык үсешкән хуҗалыклар исәбендә. Тәүлегенә 70 тоннадан артык сөт савып алалар биредә. Сыерның сөте телендә, дигән әйтемне исәпкә алганда, ул кадәр күрсәткечкә ирешер өчен ныклы азык запасы булу шарт. Баш агроном Финат Гыйльманов белән Тайняш авыл читендәге басуга юнәлдек. Ул үзе шушы авылныкы, бу вазифада дүрт ел. Кайда нинди иген чәчелгәнен, биш бармагы кебек яттан белә.
  –Без игенне сатар өчен үстермибез. Барысы да малларны ашатуга китә. Шуңа сөтне арттырырлык сыйфатлы азык җитештерергә омтылабыз. Люцерна, соя, кукуруз мәйданнарын киңәйттек. Көзен, май башында чәчкән уҗымнар матур булып күтәрелеп килә. Яңгыр гына җитми,– диде ул уфтангандай итеп. Сизелеп тора җаны тыныч түгел агрономның. Игенче яңгыр көтә.
  Баш агрономның сүзләрен куәтләгәндәй, чәчү агрегатлары артыннан күтәрелгән тузан болыты чакрымнардан күренә. Беренче агрегатны туктатып, басу батыры белән танышабыз.
  –Ринат Усманов булам, Каран авылыннанмын. Озак еллар биредә эшлим. Техника куәтле булгач, эш ырымлы бара, көненә 112 шәр гектар чәчәм,– диде ул тимер атына сокланулы караш ташлап. – Кукурузны чәчтең дә эш бетте түгел, җәй буе тәрбияләп үстерергә кирәк аны. Аннары печән башлана. Эш җитәрлек. Эш хакыннан да бик канәгатьмен.
  Икенче агрегат механизаторы Илшат Даутовның да кәефе күтәренке иде.
  –Менә кукуруз чәчүне төгәлләп киләбез. Аннары соя чәчәсе кала, – диде ул тракторы янына басып. – Мин төрле техникада эшләдем. Әлегесен быел бирделәр. Их, элгәре яшьрәк чакта шушындый заманча трактор-
  лар булса иде, дип куям кайчак.
  Егетләр белән озак сөйләшеп торырга кыймадык. Алар өчен көннең һәр минуты кадерле мәл бит. Тир түгеп чәчкән орлыклары мул уңыш биреп куандырсын.
  
  Чакмагыш районы.

 

Автор:Радис Нугуманов
Читайте нас