Җәмгыять
21 Мая , 04:09

Кайсыбер гаиләләр өчен федераль түләүләр кертергә тәкъдим иткәннәр

Язгөл СафинаЯзгөл Сафина
Фото:Язгөл Сафина

ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Каплан Панеш Русиядә озак вакытлы никах өчен федераль түләүләр кертергә тәкъдим итте.

Парламентарий фикеренчә, никах юбилейларына еллык түләүне кертергә кирәк, мәсәлән, биш ел бергә яшәгән өчен биш мең сум, ун ел яшәгән өчен – ун, һ.б. Алтын туй, ягъни 50 ел никахлашкан парларга Панеш 100 мең сум күләмендә арттырылган түләү кертергә тәкъдим итте.

Депутат билгеләп үтүенчә, озак вакытлы никахлар сирәк була, һәм дистә еллар бергә яшәгән гаиләләр җәмгыять өчен үрнәк булып тора. Ул шулай ук күп кенә төбәкләрнең туй юбилейларына җирле түләүләр кертүен искәртте.

"Мондый гаиләләргә дәүләт ярдәме – ул матди ярдәм генә түгел. Бу без сезнең гаиәләгезне югары бәялибез, без сезнең юлыгызны хөрмәт итәбез, без яшь гаиләләрнең сезгә тиңләшүен телибез дигәнгә ишарәләүче сигнал”, — дип өстәде Панеш. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас