

РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова уку елы ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары булачак имтиханнар белән бәйле дулкынланулар аркасында аеруча хәвеф төркемендә булырга мөмкин, дип искәртте.
Ул сынауларга әзерлекнең киеренке чорында уяулыкны югалтмаска чакырды.
Вәкаләтле вәкил аппараты сайтында хәбәр ителүенчә, балага имеш тә мәктәптән яисә “электрон көндәлекнең ярдәм хезмәте”ннән шалтыратып, “яңарту” яки “керү мөмкинлеген тергезү” өчен смс аша килгән кодны әйтүне сорыйлар.
Кодны белгән мошенниклар баланың аккаунтына – электрон көндәлегенә, “Дәүләт хезмәтләре” порталына һәм башка сервисларга керү мөмкинлегенә ия була. Аннары алар кабаттан, бу юлы инде “куратор”, я булмаса “полиция хезмәткәре”, яисә башка берәр ведомство исеменнән шалтырата. Шалтыратучы, укучыны аның әти-әниләрен җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр дип куркытып, тиз арада аерым күрсәтмәләрне үтәүне таләп итә, еш кына әңгәмәне “серле операция” дип атап, аның хакында беркемгә сөйләмәүне сорый. Басым астында балалар акча күчерергә, банк карталары мәгълүматларын хәбәр итәргә, башка шәхси мәгълүматны әйтергә, җинаятькә барырга мөмкин. Мошенниклар шулай ук БДИ һәм ТДИ белән бәйле темаларны актив куллана: “теркәлүне раслау” яисә “имтиханга пропускны тикшерү” өчен ялган сылтамалар җибәрә.
Мошенниклар имтихан материалларын яисә җавапларын сатып алдыртырга тырыша, мәктәпләр, имтихан комиссияләре я булмаса ведомстволар исеменнән тиз арада “мәгълүматларны расларга” дигән таләп белән шалтырата. Моннан тыш, мошенниклар бала смс аша килгән кодны әйтмәсә яки сылтама аша узмаса, аны имтиханга кертмәү белән куркыталар. Аферистлар социаль челтәрләрдә чын сәхифәләрнең фотосурәтләрен алып, мәктәпләр, уктучылар һәм “рәсми” мәктәп төркемнәренең ялган аккаунтларын булдыра.
Чыганак: bashinform.ru