Җәмгыять
19 Мая , 13:55

“Белергә. Яратырга. Горурланырга!” проектында катнашырга чакыралар

Русия халыклары бердәмлеге елында Росмолодежь оешмасының “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Больше, чем путешествие” программасы “Белергә. Яратырга. Горурланырга!”  масштаблы бөтенрусия проектын башлап җибәрә.

Инициатива илнең барлык төбәкләреннән меңләгән яшьләрне һәм гаиләләрне берләштерәчәк, Русиянең тарихы, мәдәнияте һәм табигый байлыгы белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр ачачак.

Проект илнең мәдәни һәм тарихи мирасын этаплап өйрәнүне күздә тота – туган төбәкне һәм федераль округны өйрәнүдән алып тулаем Русия белән танышуга кадәр. Һәр этап катнашучылар өчен яңа белем алу, иҗади сәләтләр күрсәтү һәм файдалы тәҗрибә туплау мөмкинлеге булачак.

Төбәк этабында катнашучыларга үз төбәкләренең тарихына һәм үзенчәлекләренә багышланган викториналар, ребуслар һәм логик биремнәр тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, яшьләр “Больше, чем блогер”  белем бирү курсын уза һәм үзләрен медиаконтент булдыруда сынап карый алачак.

Бу хакта тулырак монда язылган. 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас