Җәмгыять
18 Мая , 07:19

Республикада 3-4 класслы янгын куркынычы фаразлана

   Урман янгыннары формированиеләре югары әзерлек режимында эшлиләр.

Республикада 3-4 класслы янгын куркынычы фаразланаРеспубликада 3-4 класслы янгын куркынычы фаразлана
Республикада 3-4 класслы янгын куркынычы фаразлана

Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы гражданнарны урманнарга барганда игътибарлы булырга һәм янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

   Исегезгә төшерәбез: урманда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә. Гражданнар өчен — 60 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен — 110 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 2 миллион сумга кадәр штраф салына.

   Урманда яки урманнар тирәсендә төтен яки янгын чыккан очракта, Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә кичекмәстән түбәндәге номер буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: 📲8 (347) 218-14-14.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас