Җәмгыять
14 Мая , 07:09

Путин Башкортстанда судьяларны билгеләү турындагы указга кул куйды

Кемнәр алар?

Путин Башкортстанда судьяларны билгеләү турындагы указга кул куйдыПутин Башкортстанда судьяларны билгеләү турындагы указга кул куйды
Путин Башкортстанда судьяларны билгеләү турындагы указга кул куйды

12 майда Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасында федераль судьяларны билгеләү турындагы указга кул куйды.

Документны рәсми интернет-порталда урнаштырганнар.

Указ буенча Алмаз Әхмәтҗанов Сибай шәһәр судын җитәкләячәк.

Юрий Аймурзин Бөре районара судында эшли башлаячак.

Гөлсылу Алибаева Балтач районара суды составына керәчәк.

Ләйсен Галикиева Гафури районара судында вазифа биләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 8 декабрендә Путин «Федераль судлар судьяларын билгеләү турында " 904 санлы указга кул куйды. Документ Алексей Глейдманга алты елга Октябрь шәһәр суды рәисе урынын беркетте. Шул ук указ буенча республиканың Югары суды судьялары Наталья Зотеева һәм Юлия Шуйская булды.

Фото: wikipedia.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас