Җәмгыять
8 Мая , 14:52

Тикшерү комитеты Р.Мәүлиевны өй арестына җибәрүне нигезсез дип атаган

БР буенча Тикшерү комитеты вәкаләтләрен арттыруда һәм ришвәт алуда шикләнелүче Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка чикләү чарасын йомшарту турындагы республика Югары Суды карарына шикаять бирергә җыена. Тикшерү комитетында сак астына алуны йорт арестына алыштыру турындагы карарны нигезсез дип атадылар.

“Тикшерү идарәсе кабул ителгән карар нигезсез һәм шикләнелгән гамәлләрнең авырлыгына, туры килми дип саный, чик кую чарасын үзгәртү дәлилләрне яшерү өчен шартлар тудырырга мөмкин, шуңа бәйле рәвештә ведомство  тарафыннан прокуратура органнары алдында суд кабул иткән карарга шикаять бирү мәсьәләсе кузгатылган”, – диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитетында ассызыклауларынча, беренче инстанция судында Мәүлиевны кулга алу турындагы тикшерү үтенечендә мэрның җинаять дәлилләрен һәм эзләрен юкка чыгару, законсыз алынган милекне яшерү буенча чаралар күрүе, шулай ук шаһитларга һәм кул астындагы хезмәткәрләренә басым ясау турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән.

Башкортстан Югары суды ике көн элек Мәүлиевны кулга алуны йомшарту карарын аның кечкенә балалары һәм уңай характеристикалары булу белән нигезләгән иде. Башка барлык дәлилләрне, тикшерү комитетында күрсәтүләренчә, игътибарсыз калдырганнар.

Ратмир Мәүлиевны 28 апрельдә тоткарлаганнар иде. 30 апрель  көнне Уфаның Совет районы суды аны 11 июльгә кадәр сак астына алды. 6 майда Башкортстанның Югары суды чик кую чарасын йомшартты һәм сак астына алуны 28 июньгә кадәр өй арестына алмаштырды.

Чыганак: ufa.rbc.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас