

Мошенниклар русиялеләргә Telegram исеменнән аккаунтны блоклау белән янап SMS-лар җибәрә башлаганнар. SMS-ларда кулланучыларга янәсе профильгә керү мөмкинлеген саклап калу өчен сылтама буенча күчәргә тәкъдим итәләр.
NEWS.ru хәбәр итүенчә,чынлыкта сылтама мессенджер белән бәйле түгел. Аның буенча күчү мәгълүматларны урлауга һәм аккаунтны ватуга китерергә мөмкин. Кулланучыларга SMS-тан шикле адресларны ачмаска һәм чит сайтларда раслау кодларын кертмәскә киңәш итәләр. Хәвефсезлек турындагы белдерүләрне Telegram рәсми кушымтасында гына тикшерергә кирәк.
Моңа кадәр мошенниклар Җиңү көненә котлаулар белән ялган открыткалар җибәрә башлаганнар иде. Белгечләр мондый файллар җайланмалардан шәхси мәгълүматны урларга мөмкин, дип кисәтә. Кулланучыларга, рәсми котлаулар кебек күренсәләр дә, билгесез җибәрүчеләрдән хәбәрләрне ачмаска киңәш итәләр.
Чыганак: ife.ru