Җәмгыять
6 Май , 04:56

Русиядә кибердружиналар булдырылачак

Күптән кирәк иде инде. 

Русиядә балалар һәм яшьләр арасында тискәре социаль күренешләрне профилактикалау өчен кибердружиналар һәм медиапатрульләр оештырылачак. Бу хакта ТАСС танышкан Хөкүмәт документында әйтелә.

Аның нигезендә, РФ төбәкләре "мәгариф оешмалары базасында укучылар белән тискәре социаль күренешләрне профилактикалау буенча чаралар үткәрүне оештыру, шул исәптән һөнәри белем бирү оешмаларының актив студентларын җәлеп итеп, кибердружиналар һәм медиапатрульләр булдыру һәм (яки) активлаштыру" белән шөгыльләнергә тиеш.

Тиешле хисапны мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы РФ субъектларының башкарма органнары ел саен мәгариф һәм фән министрлыкларына тапшырырга тиеш.

Бик урынлы гамәл бу. Элек дружинниклар урамнарда йөрсә, хәзер интернетта тәртип урнаштырырга вакыт. Бала-чаганың да, өлкәннәрнең дә еш кына төрле социаль челтәрләр һәм мессенджерларда алдануы беребезгә дә сер түгел.

Чыганак: tass.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас