Ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Уфа мэры Ратмир Мәүлиевның адвокаты чик кую чарасына шикаять белдергән. Бу хакта Уфаның Совет район суды матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәүлиевның үзеннән һәм аның адвокатыннан апелляция шикаятьләре, шулай ук прокуратурадан сак астында тоту вакытын үзгәртүне сораган күрсәтмә килгән.
Башкортстанның Югары суды ришвәт алуда гаепләнүче Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка чик кую чарасын өй арестына үзгәртте.
Исегезгә төшерәбез, җинаять эшләре кузгатылуга карамастан, Мәүлиев әлегә Уфа мэры булып кала.
Чыганак: tass.ru