Җәмгыять
4 Мая , 08:03

Радий Хәбиров: "Ратмир Мәүлиев Уфа мэры вазифасында калачак"

Радий Хәбиров: "Ратмир Мәүлиев Уфа мэры вазифасында калачак"Радий Хәбиров: "Ратмир Мәүлиев Уфа мэры вазифасында калачак"
Радий Хәбиров: "Ратмир Мәүлиев Уфа мэры вазифасында калачак"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә, шәһәр мэры вазифаларын башкаручы Сергей Кожевниковны тәкъдим итеп, тоткарланган Уфа мэры Ратмир Мәүлиев турында сөйләде.

- Ратмир Рафил улы белән булган хәл турында без барыбыз да беләбез. Ул чыннан да Уфа үсеше өчен бик күп эшләде. Ул эшләгән елларда Уфа чәчәк атты, яхшы эш башкарылды, – дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. – Җинаять эше кузгатылды. Билгеләнгән тәртиптә карарбыз, мәгълүмат алырбыз. Хәзер барлык хезмәтләрнең дә көйле эшләве мөһим. Минем позициямне сез беләсез, процессуаль карарлар кабул ителгәнче, судка кадәр шәһәр башлыгы булып Мәүлиев Ратмир Рафил улы кала, ә алга таба без карарбыз.

Узган атнада Уфа мэры Ратмир Мәүлиевны ике айга СИЗОга җибәрделәр. Ул вазифа биләгәндә  вәкаләтләрен арттыру һәм аеруча зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас