

Өч ел эчендә “Туризм һәм кунакчыллык” милли проекты кысаларында Башкортстанда пляжларны төзекләндерү буенча 29 проект хупланды. Субсидияләрнең гомуми суммасы 192 млн сум тәшкил иткән.
Республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина билгеләп үтүенчә, дәүләт ярдәме бизнеска гаилә туризмын җәлеп итә торган заманча һәм хәвесез ял итү зоналарын булдырырга ярдәм итә.
"Хакимият башлыклары мондый башлангычларны актив рәвештә озата барырлар һәм эшкуарларга барлык этапларда да ярдәм итәрләр дип өметләнәбез", – дип ассызыклады Верещагина.
Һәр проект РФ Икътисади үсеш министрлыгы стандартлары буенча классификация уза – пляжларга җиһазлану дәрәҗәсенә карап “зәңгәр”, “яшел” яки “сары флаг” категорияләре бирелә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда яңа су коену сезонында 560 ял урыны ачылачак.
Чыганак: bashinform.ru