

18 миллионнан артык русияле, шул исәптән Башкортстанның 500 мең кешесе “Госуслуги Дом” мобиль кушымтасының өстенлекләрен бәяләде, ул торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә тиз һәм уңайлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Халык ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән сервис идарәче компанияләр һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлекне максималь гади һәм үтә күренмәле итә.
Кушымтаның төп мөмкинлекләре:
“Госуслуги Дом" күпфатирлы йортлардагы биналар милекчеләре өчен дә, шул исәптән торак булмаганнар: кладовкалар һәм машина урыннары милекчеләре өчен дә, шулай ук шәхси торак йортларда яшәүчеләр өчен дә куллануга уңайлы.
Системага кунак булып керү мөмкинлеге дә бар, ул вакытта милекче үзенең күчемсез милегенә үзе ышанган кешеләргә керү мөмкинлеген бирә ала. Бу өлкән буын кешеләренә үз балаларыннан счетчик күрсәткечләрен тапшыруда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм итүләрен сорарга, ә фатир арендаторларына коммуналь хезмәтләр өчен үзләре түләргә һәм күрсәткечләрне тапшырырга мөмкинлек бирә.
“Госуслуги Дом”ны барлык популяр мобиль операцион системалар өчен кушымталар кибетләрендә яки https://www.gosuslugi.ru/landing/mp_dom сылтамасы буенча күчереп алырга мөмкин.
Аерым теркәлү таләп ителми, кушымтада авторизация дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы аша башкарыла. Күчемсез милек, исәпләү приборлары һәм счетлар турындагы мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнәчәк.