Җәмгыять
24 апрель , 19:28

Таҗикстанга – сәяхәткә!

Рауф Идрисов.Рауф Идрисов.
Фото:Рауф Идрисов.

Евразиянең фәнни-мәгариф үзәге бинасының “Киңлекләр бәйләнеше”  мәйданчыгында  “Ерак тоелса да, аралар якын. Сәяхәтләрнең яңа офыкларын ачабыз” дип аталган матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың туризм һәм эшкуарлык министры Светлана Михайловна Верещагина һәм төбәкнең туроператор оешмалары җитәкчеләре һәм журналистлар катнашты.

Министр һәм сәяхәт оешмалары җитәкчеләре эчке туризм һәм халыкара туризмның республикада торышы хакында сөйләделәр. Очрашуда төп игътибар  борынгы тарихлы Таҗикстанның туристлык потенциалына бирелде. Катнашучыларга күрсәтелгән роликта  бу илнең күркәм табигате, аның мәдәнияте, бай  музейларының сәяхәтчеләрнең күңеленә хуш килүе,  сәяхәтләрнең  популярлаша баруы, андагы заманча инфраструтура, табигать һәм тарихи һәйкәлләре, көнчыгыш базары, хәфевсезлек дәрәҗәсе хакында сүз барды. Финанс чыгымнарының да  күтәрерлек булуы, мәсәлән, 5 көнлек сәяхәтнең 35 мең сумнан булуы тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итте.

“Хәзинә-тур”, “Сто троп”, “Мир без границ”, “Восток тур” туристлык оешмаларының җитәкчеләре  Комил Сираҗетдинов, Эдгар Килмәтов, Светлана Сулимова, Гөлнара Аксой  Таҗикстанга сәяхәтләрнең перспективалы булуына игътибарны юнәлттеләр.

Журналистларның сораулары әңгәмәне җанландырып җибәрде, республикадагы туризмның үсеше, халыкара мөнәсәбәтләрдә аның урыны республика өчен горурлык хисен көчәйтте, һәркемдә турист буларак сәяхәт итү теләге уятты.

Рауф Идрисов.
Рауф Идрисов.
Фото:Рауф Идрисов.
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас