

Башкортстанда Таҗикстанда ял итү өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим иттеләр.
Матбугат конференциясендә республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина төбәкнең әйдәп баручы туроператорлары белән берлектә Таҗикстанның Башкортстан халкы өчен перспективалы һәм хәвефсез юнәлеш буларак мөмкинлекләрен тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дүшәнбегә рәсми эш сәфәре нәтиҗәләре буенча төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр яңа этапка күчә, һәм туризм үсеш нокталарының берсенә әверелә, дип ассызыклаган иде.
Светлана Верещагина сүзләренчә, бүгенге көндә дөньяда геосәяси хәлләр белән бәйле рәвештә Русия эчендә дә, дустанә илләргә дә уңайлы һәм хәвефсез маршрутлар булдыруга басым ясала. Соңгы елларда Беларусь, Абхазия иң ихтыяҗга зур һәм динамик үсеш алучы юнәлешләрнең берсе булып тора. Перспективалы юнәлешләргә хәзер Таҗикстан да өстәлде. Очрашуда катнашучылар билгеләп үтүенчә, бүгенге Таҗикстан күпләребез кабул итүеәнчә, Русиягә эшләргә килүче мигрантлар яши торган төбәк кенә түгел, ул – югары дәрәҗәдәге сервис белән динамикалы үсә торган туристик юнәлеш.
Төп юнәлешләр һәм мөмкинлекләр:
- Тау һәм актив туризм: ил территориясенең 93% процентын таулар били, бу ял итү төре төбәкнең визит карточкасы булып тора. Мондый ял яратучылар өчен Фан таулары, Искәндәркүл күлләре, Җиде күл, Памир таулар тезмәсе, җиде мең метр биеклектәге таулар, шулай ук 6 меңнән артык бозлык кызыклы.
- Тарихи-мәдәни һәм этник туризм: борынгы шәһәрләргә, Пенджикент (“Урта Азия Помпеялары” дип йөртәләр), Истаравшан һәм Худжандка, тарихи һәйкәлләргә, Дүшәнбедәге Милли музейга барырга мөмкин.
- Сәламәтләндерү туризмы. Биредә уникаль шифаханәләр урнашкан.
- Автотуризм. Төбәктә туристлар уңайлы һәм хәвефсез сәяхәт итә алсын өчен әйбәт юллар челтәре тәкъдим ителгән.
- Гастротуризм. Кунакчыллык традицияләрен һәм ит ризыкларын бәяләүче Башкортстан халкы өчен таҗик аш-суы бик якын булачак.
- Мәгариф туризмы. Укучыларны Башкортстаннан Дүшәнбегә җибәрү һәм киресенчә килешүгә ирешелде. “Таҗикстан белән танышу” дигән 5 көнлек экспресс-тур эшләнде.
- Моннан тыш, альпинизм, җәяүле турлар һәм спорт туризмы өчен зур потенциал бар.
Әйткәндәй, Башкортстан туристлары өчен төрле ял төрләрен берләштергән пакет тәкъдимнәре формалаша башлаган инде.
Шулай ук Беларусь белән охшашлыкта Таҗикстанны “Башкорт озын гомерлелеге” программасына кертү карала, бу республика пенсионерларына Дүшәнбегә барырга мөмкинлек бирәчәк.
Туристларга нәрсә белергә кирәк?
- Таҗикстанга чит ил паспорты белән генә кереп була.
- Җирле акча – сомони. Сум һәм долларларны банкларда җирле валютага җиңел алыштырырга мөмкин.
Уртача алганда, Таҗикстанга 5 көнлек тур-пакет (5 көн, 4 төн) 36 мең сумга төшәчәк. Моңа очыш, яшәү һәм тарихи истәлекле урыннар буенча экскурсияләр керә.
"Шул ук вакытта Башкортстан үзен туристларны җибәрүче генә түгел, ә кабул итүче үзәк буларак та таныта, – диде Светлана Верещагина. – Узган елның октябрендә Таҗикстанга сәфәр кысаларында ике төбәкнең туроператорлары арасында ният турында 9 беркетмә төзелде. Туроператорлар җирле халыкка Башкортстанда ял тәкъдим итә. Әмма әлегә Таҗикстаннан килүче туристлар күп түгел".
Туроператорлар билгеләп үтүенчә, Таҗикстан туристлары безнең республика белән кызыксына башлаган, төбәк халкы башкорт шифаханәләренә һәм истәлекле урыннарга барырга әзер.