Җәмгыять
24 Апреля , 04:22

Республикада 719 кеше талпан кадалуга зарланган

Бу бөҗәкләрдән ничек сакланырга?

Төбәктә талпаннар йоктыручы инфекцияләр белән бәйле хәл контрольгә алынган.

Роспотребнадзорның төбәк идарәсе мәгълүматлары буенча, 23 апрельгә медицина оешмаларына талпаннар кадалу уңаеннан 719 кеше мөрәҗәгать иткән (2025 елның шул ук чорында — 814 кеше). Зыян күрүчеләр арасында балалар өлеше якынча 40% тәшкил итә.

Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә һәм аның филиалларында талпаннарның инфекцияләр белән зарарлануын тикшерү һәм кабул итү пунктлары ачылган. Эш графигы белән сайтта танышырга була.

Күзәтчелек ведомствосында искәртүләренчә, табигатькә чыкканда кием кию кагыйдәләрен үтәргә, өске киемне талпаннарны куркыта торган һәм акарицид (Акарицидлар – талпаннарны юк итү өчен билгеләнгән махсуслаштырылган химик яки биологик препаратлар (пестицидлар). – Авт.) чаралар кулланырга кирәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас