Җәмгыять
23 Апреля , 10:44

"Уртача тизлек"не бозган өчен штраф кертерләрме?

"Бердәм Русия"  фракциясе автомобильнең "уртача тизлеге”н бозган өчен административ җаваплылык кертүне тәкъдим иткән закон чыгару инициативасын кире какты, дип хәбәр итте Думаның Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Даниил Бессарабов.

Бессарабов теманың яңа булмавын белдерә, чираттагы тапкыр эксперимент сылтавы астында РФнең аерым территорияләрендә шундый мөмкинлек – машина йөртүчеләргә штраф салуны кертергә уйлаганнар, ди.

“Моның нәрсәгә китерә алуы билгеле инде – башта водительләрнең кесәләреннән юлның аерым өлешендәге урта тизлекне бозган өчен акча суырачаклар, ә иртәгә – бөтен ил буйлап, аннары бу уртача тизлекне ай дәвамында исәпләячәкләр”, – дип өстәгән парламентарий.

Бессарабов сүзләренчә, бу башлангычның гаделлек белән бер уртаклыгы да юк, чөнки ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен көйләү күзлегеннән билгеләнгән максатларга җавап бирми.

“Конкрет хокук бозуның  урыны да, вакыты да билгеләнмәгән очракта кешеләргә бу аңлашылмый, бу гадел түгел. “Бердәм Русия” бу очракта кешеләр, машина йөртүчеләр хокукларын яклый”, – дип исәпли ул.

Депутат “Бердәм Русия”гә  бу башлангычка каршы чыгучы иҗтимагый оешмалардан, автомобилистлар дөньясындагы белгечләр бергәлегеннән, гади кешеләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә, дип өстәде.

“Мин спекуляцияләрнең тәмамлануын телим – бу фракциянең парламент әгъзаларының күпчелегенең карашларына, ил халкы фикерләренә каршы килә. Шулай ук безнең юлларда тизлек арттыруның штраф салынмый торган күрсәткече тирәсендәге спекуляцияләр тәмамланырга тиеш, бүгенге көндә ул сәгатенә 20 км дип билгеләнгән. Без бу инициативаны да хупламадык. “Бердәм Русия” бу  бәхәстә нокта куя”, – дип нәтиҗә ясады Бессарабов.

Уртача тизлекне бозган өчен штрафлар турындагы закон проекты Дәүләт Думасына 2025 елның июлендә Вологда өлкәсе Закон чыгару Җыелышы тарафыннан кертелгән иде.

Чыганак: ria.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас