

Әрсез сатып алучыны кибеттә рөхсәтсез күп бушлай пакетлар алган өчен административ штрафка тарттырырга яисә 15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр. Бу хакта О.Е. Кутафин исемендәге Университетның гражданлык хокукы кафедрасы укытучысы Виталий Сбитнев сөйләде.
Сбитнев сүзләренчә, сатучы сатып алучыларны үлчәмле товарлар өчен бушлай капчык-пакетлар белән тәэмин итәргә тиеш, әмма аларның саны төргәкләү өчен таләп ителгәннән артып китәргә тиеш түгел. “Кибеттә шактый күп, мәсәлән, бер яисә ике рулон пакетлар алган затны кече караклык өчен җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр”, – дип белдерде эксперт.
Әгәр урлау бәясе 2,5 мең сумнан артмаса, гражданинны РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.27 маддәсе буенча җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр, дип ассызыклады Сбитнев. Хокук бозу урланган милекнең биш тапкыр бәясенә кадәр, әмма 3 мең сумнан да ким булмаган административ штрафка, яки 10-15 тәүлеккә административ кулга алуга, яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә китерергә мөмкин.
Юрист шуны өсти: әгәр караклык бәясе бер мең сумнан азрак икән, бу очракта штраф бәясе дә түбәнрәк булачак. Әгәр караклыкның суммасы 2,5 мең сумнан арта икән, ул очракта кешене җинаять җаваплылыгына тарттырырга мөмкиннәр.
Чыганак: lenta.ru