

1 майдан юридик затлар һәм үзмәшгульләр өчен СБП (система быстрых платежей) буенча акча күчерүләр һәм товар сатып алганда QR-кодлар буенча түләү түләүле булачак.
Бушлай элеккечә үз-үзеңә (аена 30 млн сумга кадәр) һәм башка физик затларга (аена 100 мең сумга кадәр) акча күчерергә мөмкин, шулай ук дәүләт түләүләре: штрафлар, салымнар һәм пошлиналар түләүсез булып кала.
Калган финанс хәрәкәтләре өчен комиссия күләме биш тиеннән (125 сумнан кимрәк күчерүләр өчен) өч сумга кадәр (6 мең сумнан башланган түләүләр өчен) булачак.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.