Җәмгыять
21 Апреля , 04:50

Русиядә аерылышулар артуның сәбәбен атадылар

Депутат бу мәсьәләне хәл итү юлын әйткән. 

Телевидениедә уңай гаилә образлары булмау Русиядә аерылышулар артуның сәбәбе булып тора. Бу хакта Дәүләт Думасының Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина белдерде, аның сүзләрен “Говорит Москва” язып чыккан.

"2024 ел президент  Указы белән Гаилә елы дип  игълан ителде. Гаилә елы тәмамланды, ә безнең үзәк телеканалларда маргиналь гаиләләр турында тапшырулар ул вакытта да бар иде,  әле дә бар. Безнең үзәк телеканалларда уңай гаилә образлары барлыкка килмәде", – дип аңлата ул бу мәсьәләне.

Депутат гаилә институтына аның башлангыч һәм беренчел мәгънәсен кайтарырга өндәде, моның өчен ачык киңлектә яхшы һәм күп балалы имин гаиләләр турында сөйләргә кирәк. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас