Җәмгыять
20 Апреля , 06:34

Телефонны блоктан төшерүдән баш тарткан өчен штраф яный

Кулга алырга да мөмкиннәр.

Русиягә кергәндә чик буе сакчылары таләбе буенча мобиль телефонга яисә башка җайланмага керү мөмкинлеген бирүдән баш тарту 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу өчен нигез булырга мөмкин. Бу хакта Федераль хәвефсезлек хезмәтенә сылтама белән Таҗикстан Хезмәт министрлыгының РФдәге вәкиллеге Telegram-каналында хәбәр иттеләр

“Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең чик буе хезмәте дәүләт чиген кисеп кергәндә  хезмәткәрләрнең шәхси телефоннарын, ноутбукларын һәм башка электрон җаймаларын карау хокукын рәсми рәвештә раслады”, – диделәр ведомствода.

Әлеге чаралар контрабанда һәм экстремизм белән көрәш өчен кертелә, дип белдерелә. Русиягә килүче гражданнарның әйберләрен тикшерү хокукы Русия ФСБ хезмәткәрләренә “Русия Федерациясенең дәүләт чиге турында”гы закон белән беркетелгән.

Шул ук вакытта җайланманы блоктан төшерүдән һәм аны тикшерү өчен тапшырудан баш тарту  вазифа биләүче затның законлы таләбенә буйсынмау буларак бәяләнергә мөмкин. Административ хокук бозулар турындагы кодекска ярашлы, моның өчен 7 мең сумга кадәр штраф яисә административ кулга алу каралган.

Узган елның октябрендә чик сакчылары Таҗикстанда кешесен аның телефонында “Крокус Сити Холл”дагы теракт турында террорчыларның гамәлләрен аклаучы видео табылу сәбәпле Русиягә кертмәделәр. Моннан тыш, чит ил кешесе смартфонында Русиянең миграция сәясәтен тәнкыйтьләүне, Украина Кораллы Көчләре гамәлләрен аклауны һәм Русия армиясе турында дөрес булмаган мәгълүматларны тапканнар. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас