

Пермь краенда көтелмәгән сәбәп буенча дачникның берничә гектар җирен тартып алганнар. “Подъем” каналы язуынча, анда котырып чүп үскән.
Ир-ат 9 гектар җир хуҗасы булган, документлар буенча җир авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен тәгаенләнгән. Әмма Россельхознадзор инспекторлары ачыклавынча, соңгы 3 елда җир участогында андый эшчәнлек алып барылмаган. Нәтиҗәдә эшкәртелмәгән җир кишәрлеген чүп үләннәре, агач-куаклар баскан. Бу хәлдән соң күзәтчелек оешмасы җир хуҗасын судка биргән.
Ир-атка җирне тәртипкә китерергә кушканнар, әмма ике тапкыр бу таләпләрне үтәмәгәч, аңа штраф салганнар. Шулай итеп, җирне дәүләт файдасына тартып алганнар.
Чыганак: lenta.ru