Җәмгыять
14 Апреля , 20:29

В.Путин Рөстәм Нәбиевны РФ Иҗтимагый палатасы составына кертте

Азат Мөхәммәтҗанов.  БР Башлыгының матбугат хезмәтеннән.Азат Мөхәммәтҗанов.  БР Башлыгының матбугат хезмәтеннән.
Фото:Азат Мөхәммәтҗанов. / БР Башлыгының матбугат хезмәтеннән.

РФ Иҗтимагый палатасы составына параспортчы, блогер һәм БР Башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет әгъзасы Рөстәм Нәбиев керде. Состав Русия Президенты Владимир Путин Указы белән расланган.

Шулай ук РФ Иҗтимагый палатасы составына җырчы Диана Гурцкая, язучылар Армен Гаспарян һәм Сергей Лукьяненко, скрипкачы Петр Лундстрем, ГИТИС ректоры Григорий Заславский, ВГТРК-ның генераль директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов, "Вести" яңалыклар программасын алып баручы Марина Ситтель һәм башкалар кергән.

Указ аңа кул куелган көннән үз көченә керә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас