Җәмгыять
15 Апреля , 03:46

“Башкортстан”да ике баласын иярткән ана аю өненнән чыккан

2025 ел мәгълүматлары буенча, республикада көрән аюлар саны 2,7 меңнән артып киткән. 

"Башкортстан" милли паркының Телеграм-каналыннан."Башкортстан" милли паркының Телеграм-каналыннан.
Фото:"Башкортстан" милли паркының Телеграм-каналыннан.

“Башкортстан” милли паркында бер яшьлек ике аю баласы белән ана аю өненнән чыккан. Фото социаль челтәрләрдә бастырылган. Милли парк хезмәткәрләре аңлатуларынча, бер яшьлек аю балалары еш кына бер тапкыр кышлаганнан соң ана аю белән калалар. Ана аю аларны яклауны дәвам итә, хәвефне танырга, азык эзләргә һәм урманда үзләрен ышанычлы хис итәргә өйрәтә. Бу күнекмәләргә аларның алдагы үзаллы тормышы бәйле.

Медведица с двумя годовалыми медвежатами вышла из берлоги в национальном парке «Башкирия». Фото опубликовано в социальных сетях.

Гадәттә аю балалары ана аю белән якынча алганда яшь ярымга, кайчакта озаграк та – алдагы парлашу чорына кадәр кала. Соңыннан гына гаилә акрынлап таркала һәм яшь аюлар үзаллы яши башлый.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас