Җәмгыять
14 Апреля , 16:31

Радий Хәбиров: Табиблар аның гомере өчен 9 көн көрәште

Ришат Хәбировның гомере юл-транспорт авариясеннән соң өзелде. 

БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсенең туры трансляциясеннән скриншот.БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсенең туры трансляциясеннән скриншот.
Фото:БР Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсенең туры трансляциясеннән скриншот.

Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә Башкортстан Башлыгы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе командасына тугыз көн дәвамында абыйсын коткарган өчен рәхмәт белдерде.

“Мин сезнең барыгызга да миңа һәм минем гаиләмә күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Мондый вакытта кайгы уртаклашу бик мөһим. Табиблар аның гомере өчен 9 көн көрәште, җәрәхәтләр бик авыр иде. Мин табибларның ничек эшләвен күрдем. Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсенең  баш реаниматологы өч тәүлек буена йокламады. Минем абыем булганга түгел, алар чынында шулай яшиләр”, – диде Радий Хәбиров.

Без моңа кадәр 68 яшьлек Ришат Хәбировның юл авариясендә һәлак булуын язган идек. Радий Хәбиров абыйсының “аңа  бик тә якын булган” балигъ булмаган улы калуын әйтте. “Үзегезне саклагыз һәм туганнарыгыз, якыннарыгыз елардай хәлләргә юл куймагыз”, – диде республика Башлыгы.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас