

Русия Президенты Владимир Путин гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән дип танылган очракта русиялеләрнең өстәмә ялга хокукы турындагы канунга кул куйды. Документ хокукый актларның рәсми порталында бастырылган.
Закон текстыннан күренүенчә, гадәттән тыш хәл очрагында русиялеләр бер түләүле ял көненә һәм хезмәт хакын сакламанган биш көнлек ялга хокуклы. Эш бирүче бер үк вакытта өч шарт үтәлгәндә хезмәткәр таләбе буенча әлеге гарантияләрне үтәргә тиеш була.
Гадәттән тыш хәл зонасындагы торак бинада яшәүче хезмәткәрләр, әгәр аларның яшәү шартлары бозылган һәм мөлкәте гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә юкка чыккан булса, өстәмә ялга исәп тота ала.
Әйткәндәй, Дагыстанда көчле койма яңгырлар яву сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Андагы ташкын һәм су басу очрагы соңгы 100 елдан артык вакыт эчендә иң эресе булды. Соңгы тапкыр мондый күрсәткечләр 1919 елның мартында теркәлгән.
Әлеге казада 15 меңнән артык кеше зыян күргән. Республика башлыгы Сергей Меликов элегрәк хәбәр итүенчә, Дагыстаннан якынча 75 баланы “Артек” һәм “Орленок” сәламәтләндерү лагерьларына озатачаклар.
Чыганак: lenta.ru