

Шәһәр башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә кайбер фатирларда җылылыкны торгызу өчен тәрәзәләр куя башлаганнар, дип хәбәр итте.
"Һәр мөрәҗәгатьне индивидуаль тәртиптә караячакбыз. Оперативлык өчен +7 (347) 229-04-00 телефоны буенча кайнар линия оештырылды. Уңайлылык өчен шулай ук тикшерү органнары тарафыннан халыкны вакыйга урыны белән янәшәдә кабул итүнең бердәм үзәген оештыру мәсьәләсен дә карыйк. Өстәмә рәвештә халыкка хәбәр итәрбез. Барлык хезмәтләр дә нәтиҗәле эшләргә һәм конструктив диалогка әзер”, – дип аңлатты Мәүлиев.
Исегезгә төшерәбез, Уфада 2 апрельдә беспилотниклар һөҗүме вакытында бер дрон Гафури урамындагы торак йортка эләкте. Бәрелүдән соң фатирларның берсендә янгын башланды. Һәлакәт урынына шундук янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар килде. Һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров ЦУРда хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә шәһәр мэриясенә БПЛАдан зыян күргән йортларны торгызырга кушты.
"Соңгы арада көннән-көн ешрак пилотсыз хәвеф игълан итәбез. 2 апрель көнне шактый көчле һөҗүм булды. Оборона министрлыгы һәм безнең предприятиеләрне саклау хезмәте үз бурычларын үтәде. Тугыз пилотсыз очкыч бәреп төшерелде, берсе торак йортка эләкте. Аллага шөкер, корбаннарсыз", – диде Хәбиров.
Чыганак: bashinform.ru