Җәмгыять
8 Апреля , 04:52

Сак булыгыз! Табибка язылу белән бәйле мошенниклык схемасы тарала

Аферистлар тозагына эләгә күрмәгез!

fotobank02.rufotobank02.ru
Фото:fotobank02.ru

Мошенниклар медицина оешмалары исеменнән яңа алдау схемасын тестлый башлаган. Моны Smart Business Alert (SBA) сервисы белгечләре ачыклаган.

Схема нидән гыйбарәт? Корбан чын медицина учреждениесе сайтына охшаш фишинг ресурсына сылтама белән хәбәр ала, бу хәбәрдә, мәсәлән, табибка план буенча тикшеренүгә яисә диспансеризация үтүгә язылуны сорыйлар.

Экспертлар сүзләренчә, төп максат – арытаба булачак һөҗүмнәр өчен мәгълүмат җыю. Еш кына схема стандарт сценарий буенча үсеш ала. Корбанга шалтыратып,  табибка язылуны раслар өчен SMS аша килгән кодны әйтүне таләп итәләр. Күп тә үтми корбанга “хокук саклау органнары хезмәткәрләре” шалтырата, алар исә “сез кодны мошенникларга биргәнсез” дип яный башлый.

Аферистларның медицина оешмалары белән бәйле схемаларының максатчан аудиториясе тәү чиратта –  хастаханәләргә еш йөрүче өлкәннәр, шулай ук сәламәтлек темасына аеруча игътибарлы кешеләр, дип билгели аналитиклар. Белгечләр сүзләренә караганда, схеманың “беренче чирканчыгы”н мошенниклар  бу тактика хакында күпләр белмәсен өчен  башта зур булмаган шәһәрләрдә тестлый.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас